+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм бар

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина учреждениесенә үзләренә генә бару авырга төшә. Күпләре моның өчен балаларын яки оныкларын көтә. Алар кайта алмаса, такси ялларга да туры килә, башка төрле кыенлыклар да килеп туарга мөмкин. Ләкин хәзер бу мәсьәлә дә уңай хәл ителде.

Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм бар
Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм бар
Мондый күләмле һәм бүгенге көндә аеруча мөһим эшне оештыру “Демография” гомумдәүләт проектының «Өлкән яшьтәге гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту программасын әзерләү һәм тормышка ашыру» төбәк проекты чаралары чикләрендә мөмкин булды.
Архангель районындагы “Милосердие” өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты мобиль бригадалары атнасына өч көн – сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе Кырмыскалы районының өлкән буын кешеләрен уңайлы шартларда медицина оешмаларына алып килүдә ярдәм күрсәтә. Мондый чаралар чикләрендә өлкәннәр диспансерлау, профилактик медицина тикшерүе, флюорография, ЭКГ үтә, табибларга күренә. Ә үзләре йөри алмаган кешеләрнең йортына табибны алып киләләр. Шулай ук коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцина ясату мөмкинлеге дә бар.
Мобиль пункт районның байтак авылларында булды. Бүген Сулы Куак авылы халкын хезмәтләндерделәр. Бу бәләкәй авылда 30лап кеше яши, шуларның 7се – 17 яшькәчә балалар, 3се – инвалид. Бу көнне мобиль пунктта 16 кеше тикшеренү үтте, 8 кеше - коронавирус инфекциясенә, 8е гриппка каршы прививка ясатты.

Фото: Кырмыскалы үзәк район дәваханәсе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: