+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нәниләргә — яхшы шартлар!

Ишембай районында «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү — яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем биру шартлары тудыру» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында районның 15 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 261 өстәмә урын булдырылды.  

Нәниләргә — яхшы шартлар!
Нәниләргә — яхшы шартлар!

Ишембай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Вахрушина сөйләвенчә, бу проектның төп максаты – балалары булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген гаилә вазыйфалары белән бергә алып бару мөмкинлеге тәэмин итү. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә учреждениеләрнең матди-техник базасын ремонтлау, ныгытуга республика һәм урындагы бюджетлардан 35 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Ишембай шәһәренең 32нче «Русалочка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Назарова 6-9 айлык иң кечкенә тәрбияләнүчеләр көн саен, балалар бакчасына йөри, дип билгеләп үтте. "Кече яшьтәге төркемнәрдә балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип уртаклашты Татьяна Николаевна. - Мондый төркемнәргә ихтыяҗ бар, ә безнең бурыч — мондый мөмкинлекне тәэмин итү һәм без моңа әзер».
Татьяна Назарова шулай ук тәрбиячеләрнең һәм тәрбияче ярдәмчеләренең кече яшьтәге балалар белән эшләү буенча курслар узуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, педагогик кадрлар даими рәвештә осталыкны арттыра, вебинарлар, кече яшьтәге балалар белән эшләүдә коллегаларының онлайн-дәресләрен карый.

Фото: ведомостинсо.рф

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: