+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тиздән яңа ФАП булачак!

Зилаер районында "Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа медицина пункты төзелә.

Тиздән яңа ФАП булачак!
Тиздән яңа ФАП булачак!

Зилаер районында "Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа медицина пункты төзелә.

Әле Сәләх авылындагы заманча фельдшер-акушерлык пунктын төзү дәвам итә.
Зилаер районы дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов әйтүенчә, медицина пункты өч авылны хезмәтләндерә — Сәләх, Канзафар һәм Новопреображенский. Анда барлыгы 250гә якын кеше яши, шул исәптән 55 бала.
ФАП кичекмәс медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк. Биредә фельдшер Гүзәл Солтанова эшләячәк.
Быел Башкортстанда ике поликлиника, ике табиб амбулаториясе, сигез капиталь һәм 73 модульле ФАП төзеп, сафка кертү планлаштырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: