-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!

Башкортстанда "Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда 300 километрдан артык юл төзекләндереләчәк.

Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!
Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!

Сочида "Росавтодор" фәнни-гамәли конференциясендә әлеге гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру һәм илнең автомобиль юлларының терәк челтәрен формалаштыруда аның роле турында фикер алыштылар.

«Росавтодор» җитәкчесе Роман Новиков билгеләп үткәнчә, COVID-19 таралу һәм чикләү чаралары кертелүгә карамастан, Русиядә юл төзелеше күләмен арттыруга ирешкәннәр.
- «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылган ике ел эчендә зур күләмдә эш башкарылды. Һәм алар, нигездә, гамәлдәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән. Һәм ике ел эчендә төбәкләрдә 32 мең километр юл норматив хәлгә китерелде. 2021 елда тагын 16,5 мең километрны норматив торышка китерергә планлаштырабыз, юл өслегенең гомум мәйданы 400 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу 56 мең футбол кыры белән чагыштырырлык, - дип сөйләде «Росавтодор» Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков.
2021 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты буенча 16,5 мең километрдан артык юл — төбәк һәм федераль трассаларны, шулай ук агломерацияләрнең урам-юл челтәре участокларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла. Эшләр программасына 6 меңгә якын юл объекты кертелгән.
- Башкортстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә соңгы унъеллыкта иң масштаблы юл эшләре уза, дип әйтсәм, һич арттырмыйм. Сүз дә юк, бу безнең өчен җитди чакыру һәм без кешеләрнең ышанычын аклау өчен барысын да эшлибез.
Гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла торган объектлар арасында Воровский урамы башындагы Агыйдел елгасы аша яңа күперне билгеләп үтәсем килә. Шушы көннәрдә генә «Башкиравтодор» күпер корылмасының асфальт-бетон катламын җәюгә кереште.

Уфада - Парковая урамы, Стәрлетамакта - Октябрь проспекты, Благовещен районында Уфа-Бөре-Яңавыл, Чишмә районында М-5 «Урал» - Чишмә - Аксен – Кыргыз-Миякә автомобиль юлы участоклары һәм башкалар тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган. Өстәвенә, аларның күбесе графиктан алда тапшырылды, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Безнең республикада «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда гомум озынлыгы 300 километрдан артык булган 237 төп объектта эшләр алып барылды. Шул исәптән, 1,7 миллиард сум - федераль бюджеттан.
Русиядә тизйөрешле юлларның терәк челтәрен үстерү - "Росавтодор"ның Сочида узучы фәнни-гамәли конференциянең төп темаларның берсе.
Автомобиль юлларының терәк челтәре – Русия Федерациясе транспорт системасының юл каркасы. Ул федераль әһәмияттәге барлык автомобиль юлларын, транспорт-географик критерийлар, милли өстенлекләрне, илнең пространство үсеше стратегиясен, башка төр транспортны үстерү өстенлекләрен исәпкә алып, кирәкле һәм социаль әһәмияткә ия булган күрсәткечләр нигезендә сайлап алынган аерым төбәк һәм башка автомобиль юлларын үз эченә ала.
Русия Федерациясенең терәк челтәренә кертү өчен Башкортстан Республикасы тарафыннан төбәк территориясе аша узучы 44 автомобиль юлы тәкъдим ителде. Аларны норматив хәлгә китерү өчен федераль бюджеттан өстәмә финанслау алу планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: