+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» бүләк - Башдрамда

Республикада Владимир Путинның Май указына ярашлы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

«Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» бүләк - Башдрамда
«Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» бүләк - Башдрамда


Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Гөлнара Казакбаева «Хәбәр» милләтара театр фестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» бүләгенә лаек булды.
«Хәбәр» III милләтара театр фестивале 11 октябрьдә Коми-Пермь милли драма театрында узды. Фестиваль нәтиҗәләре 14 октябрьдә билгеле булды. Анда Башкортстан, Татарстан, Воронеж һәм Пермь театрлары катнашты. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Николай Крашенинников романы буенча куелган «Амелия» спектаклен тәкъдим итте.
Җиңүчеләрне Владимир Спешков, Глеб Ситковский һәм Екатерина Кострикова составындагы жюри билгеләде.
Гөлнара Казакбаева 2007 елда М.С. Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасына кабул ителә.

Фото: Минкульт РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: