+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Премьера зур уңыш белән узды

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында XXX юбилей иҗат мизгеленең беренче премьерасы - "Ирекнең дә чиге бар" драмасы зур уңыш белән үтте.

Премьера зур уңыш белән узды
Премьера зур уңыш белән узды

"Ирекнең дә чиге бар" спектакле танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай әсәре буенча куелган.
Бу пьеса - психологик драма. Әлеге спектакльдә мәңгелек сораулар күтәрелә. Вакыйгалар 1990 еллар ахыры, 2000 еллар башында барса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль. Спектакльдә ике состав артистлар катнаша, шулай ук, яшь артистлар да уйный.
Спектакльнең режиссеры - Башкорстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев, рәссамы - Башкорстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина,
Әдәби тәрҗемә – Гөлнур Усманованыкы, ут буенча рәссам – Марина Нурмөхәммәтова.
Уфа "Нур" татар дәүләт театрында узган премьера республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылуның бер мисалы булып тора.


Фото: vk.com/ufanurteatr

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: