+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Татлы тамыр уңышын җыю төгәлләнә

Башкортстан Республикасы - «Авыл хуҗалыгы» гомумдәүләт проектында актив катнашучы төбәк.

Татлы тамыр уңышын җыю төгәлләнә
Татлы тамыр уңышын җыю төгәлләнә

Республика кырларында татлы тамыр уңышын җыю төгәлләнеп килә. 15 октябрьгә аграрийлар 32,7 мең гектар, ягъни бу культура чәчелгән мәйданнарның 89 процентын җыеп алды.

Чөгендер игүче 16 районның 3сендә (Благовар, Кырмыскалы, Уфа) чөгендер җыю төгәлләнгән инде, дүртесендә - 90 проценттан артыгы җыеп алынган.

Уртача уңыш гектарыннан 247,6 центнер тәшкил итә. Әйтик, быел Уфа һәм Кырмыскалы районнарының чөгендер басуларында гектардан 336 центнердан 439 центнерга кадәр татлы тамыр алынган.

Республикада яңа уңыш чөгендереннән шикәр җитештерә башладылар. Бүгенге көндә заводларга 415 мең тоннадан артык чөгендер чыгарылган, 15 мең тоннага якын әзер продукция җитештерелгән.

Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр ит ә.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: