-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Салаватта "Минем бизнес" үзәге ачылачак

Якын арада Салаватта «Башкортстанның көньягы» бизнес-үзәге базасында шәһәр хакимияте «Минем бизнес» үзәгенең филиалын ачуны планлаштыра.

Салаватта "Минем бизнес" үзәге ачылачак
Салаватта "Минем бизнес" үзәге ачылачак
Салават шәһәре хакимияте башлыгы Игорь Миронов социаль челтәрләрдә аңлатып узганча, әлеге бизнес-үзәкне тормышка ашыру «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында эшкуарлык мохитен һәрьяклап яхшыртуга юнәлтелгән.

Шушы көннәрдә шәһәр җитәкчесе республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов белән очрашты. Алар "Минем бизнес" үзәге эшенә җәлеп ителәчәк бүлмәләрне карап чыкты.

"Минем бизнес" үзәге - кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең барлык инструментлары җыелган мәйданчык. Игорь Миронов шәһәрдә проектны гамәлгә ашыру Салават һәм күрше районнарда яшәүчеләргә үз бизнесын башларга, үз идеяләрен һәм планнарын уңышлы тормышка ашыру өчен кирәкле барлык хезмәтләр алырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.

Фото: Салават шәһәре хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: