+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Студентлар югары спорт әзерлеге күрсәтте!

Шушы көннәрдә Башкортстан башкаласында «Динамо» спорт комплексы территориясендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын үтәү буенча фестиваль ачылды.

Студентлар югары спорт әзерлеге күрсәтте!
Студентлар югары спорт әзерлеге күрсәтте!
Чарада Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа медицина колледжы студентлары катнашты.

Берничә башлангыч күнекмәдән соң, катнашучылар ГТО комплексы нормативларын төрле дисциплиналар буенча үтәргә кереште. Студентлар спорт чарасы аларга бик ошады дип белдерде – сәламәтлекне ныгытудан тыш, мондый дәресләр коллективны берләштерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль ике ай дәвам итәчәк, һәм ул "Роспотребнадзор"ның барлык таләпләренә туры китереп оештырылган.

Чара «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының "Спорт - тормыш нормасы" төбәк проекты кысаларында уза.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: