+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бездә юллар хәвефсез һәм сыйфатлы

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында «Башкиравтодор» 5 километр озынлыкта Булгаково – Бозаяз автомобиль юлын ремонтлауны тулысынча төгәлләде.

Бездә юллар хәвефсез һәм сыйфатлы
Бездә юллар хәвефсез һәм сыйфатлы


Әлеге участокта юл полотносына нигез салу эшләре барышында салкын ресайклинг технологиясе кулланылды. Методиканың асылы түбәндәгедән гыйбарәт: гамәлдәге өслекне һәм түбәндәге материалны ваклатып, яңа кушылмалар өстәү. Нәтиҗәдә, бер катлы юл нигезе барлыкка килә, аңа соңрак яңа асфальт-бетон катламы салына.

— Юл төзелешендә яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә яңа юл полотносының ныклыгы һәм катылыгы арта, ремонтара һәм хәтта югары интенсивлык белән дә автоюлларны эксплуатацияләү вакыты арта, — дип ассызыклады транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Кырмыскалы Юл ремонтлау-төзү идарәсе юлчылары асфальт-бетонның югары катламын җәйде, төп эшләр тәмамланганнан соң яңа тамга салды һәм юл билгеләре урнаштырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Башкиравтодор» «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты буенча гомум озынлыгы 50 километрдан артык булган юл челтәренең 21 участогында ремонт эшләре алып бара.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: