+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Пушкин картасы" Уфага алып килде

Авыл мәктәбе укучылары аның ярдәмендә бик күп мәдәни урыннарда булды.

"Пушкин картасы" Уфага алып килде
"Пушкин картасы" Уфага алып килде

Карта "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә кертелгән иде. Аның ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәр яшьләр дәүләт исәбенә театрларга, музейларга һәм концерт залларына билетлар алырга мөмкин.

Дүртөйле районы Мәскәү авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары исә Уфага сәфәр кылды, аларның һәркайсы үзенең шәхси "Пушкин картасы"ннан файдалана алды.

«Балалар һәм аларның сыйныф җитәкчеләре алдан фикер алышты һәм экскурсия маршрутын төзеде. Беренче эш итеп республика Милли музеенда, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында, Салават Юлаев һәйкәлендә булдылар. Әлеге проект ярдәмендә укучылар республика тарихы белән танышты, ә мәдәни урыннарга походлар аларның буш вакытын төрлеләндерде. Шуңа күрә экскурсиядән алар барысы да канәгать булып кайтты», - дип сөйләде Мәскәү авылы мәктәбе директоры Илнур Садрисламов.

Фото: Гөлшат Гайсина.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: