+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Краснокамалылар чисталык ярата

“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында экологик мәдәният тәрбияләү һәм үстерү, әйләнә-тирә мохиткә халыкның сакчыл мөнәсәбәтен булдыру максатларында Краснокама районының торак пунктлары территориясендә агымдагы “Яшел Башкортстан”, “Хәтер һәм ихтирам көне”, “Чиста авыл”, “Чиста яр буе”, “Агач утырт”, “Хәтер бакчасы”, “Русиянең мемориаль агачлары” экологик акцияләре, шулай ук калдыклар белән эш итү реформасына багышланган акция үткәрелде.

Краснокамалылар чисталык ярата
Краснокамалылар чисталык ярата


Әлеге акцияләрдә һәм өмәләрдә 25 меңнән артык кеше катнашкан, 170 тоннадан артык чүп-чар җыеп чыгарылган.

Парклар, һәйкәлләр, оешмалар һәм бюджет учреждениеләре территорияләрендә 38 мең декоратив чәчәк, 1356 мең агач һәм куак утыртылган, 85 зират территориясе җыештырылган, 17 истәлекле урынга ремонт ясалган.

Краснокамалылар үз авылларын чиста һәм пөхтә булуын күрәсе килә, шуңа күрә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча комплекслы эшләр башкарудан алар читтә калмый.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: