Чара, өлкән яшьтәге кешеләргә яңа технологияләр үзләштерергә ярдәм итү белән бергә, китапханә заманча мәгълүмат һәм мәдәният учреждениесе буларак та статусын раслый.
Укулар «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында алынган заманча җиһазларда үткәрелде. Катнашучылар компьютерда, принтерда эшләргә өйрәнде, зур кызыксыну белән текстлар төзеде һәм редакцияләде, Интернет челтәре эше белән таныштылар.
Анна Шәфыйкова дәрестә катнашучыларның барысы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Китапханәдә компьютер җиһазлары ярдәмендә документларны бастырып, Интернетка керә алам. Моңарчы мин компьютерны ничек кабызырга да белми идем. Дәресләрне кызыклы һәм һәркем файдалана алырлык итеп уздырган китапханәчеләргә бик зур рәхмәт. Безнең өчен бу компьютерга өйрәтү генә түгел, шулай ук үз ялыңны файда белән үткәрү дә", - диде ул.
Фото: srk.nationalpriority.ru