+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Санлыга әзер!" интенсивына старт бирелде

20 октябрьдә санлы компетенцияләрне үстерү һәм бәяләү буенча "Санлыга әзер!" белем бирү интенсивына старт бирелде. Курс 20 декабрьдә тәмамланачак.

"Санлыга әзер!" интенсивына старт бирелде
"Санлыга әзер!" интенсивына старт бирелде
Катнашучылар бушлай өйрәтүче вебинарлар сериясе кысаларында санлы күнекмәләр алачак һәм санлы компетенцияләргә ия булу дәрәҗәсен сынап караячак.

Чара «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектының «Санлы икътисадка кадрлар» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Интенсивның программасында мәктәп укучылары, студентлар, һәм укытучылар, хезмәткә сәләтле һәм өлкән яшьтәге гражданнарга “МегаФон”, “Русия почтасы”, “Нетология”, “Skypro”, “СберУниверситет”, НАФИ, “Ворлдскиллс Русия” кебек компанияләрдән 30дан артык вебинар һәм осталык дәресләре планлаштырылган.

Интенсив партнерларының чаралар календаре белән https:// готовкцифре.рф/intensive сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: