+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Мәдәният волонтерлары” осталыгын арттыра

Халыкара волонтерлар лагере үз эшен дәвам итә.

“Мәдәният волонтерлары” осталыгын арттыра
“Мәдәният волонтерлары” осталыгын арттыра
Башкортстанда “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәният волонтерлары” программасы кысаларында үткәрелә торган Халыкара волонтерлар лагере үз эшен дәвам итә.

Күптән түгел лагерьда катнашучылар танылган телетапшырулар алып баручы, журналист һәм “Артмедиа белем бирү” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Арина Шарапова белән аралашты.

"Халыкара волонтерлар лагере — дөнья тренды, һәм Башкортстанның мондый искиткеч проектны кабул итүе — зур горурлык тудыра. Минем уйлавымча, сездән бик күп төбәкләр үрнәк ала. Волонтерлык хәрәкәте эчендә булу — ул чын сәнгать”, — дип билгеләп үтте Арина Аяновна.

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Лагерьда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара волонтерлык лагереның офлайн өлеше 18 октябрьдә Уфада старт алды. Проектта Русиянең 40 төбәгеннән 100 ирекмәннәр хәрәкәте вәкиле катнаша. Лагерь кысаларында алар сөйләм имиджын, мәдәни мирас турында медиаконтент булдыру үзенчәлекләрен өйрәнә, Уфаның мәдәният учреждениеләре һәм аларның волонтерлык программалары белән таныша һәм башка бик күп чаралар оештырыла. Барлык чараларда да коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча таләпләр үтәлә.

Чара 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 
 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: