-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шәһәргә йөрисе дә юк...

Аэропорт поселогында Уфа шәһәре 1нче дәваханәсенең һәм 2нче балалар дәваханәсенең берләштерелгән бинасы ачылды.

Шәһәргә йөрисе дә юк...
Шәһәргә йөрисе дә юк...
2нче балалар поликлиникасы Аэропорт, Мечта, Искино, Атаевка, Локотка, Чесноковка, Королево, Мокроусово һәм якын-тирә торак пунктлардан 850дән артык пациентка хезмәт күрсәтәчәк.

— 2000 еллар башыннан Аэропорт поселогында 2нче балалар поликлиникасының педиатр кабинеты эшләп килде. Ул иске бинада урнашкан иде. 2015 елда кабинетны яптылар, — дип сөйли Уфа шәһәренең 2нче балалар поликлиникасы баш табибы Эльвира Бикмәтова. — Шул вакыттан бирле ата-аналар балаларны медицина процедураларына, белгечкә күрсәтегә һәм вакциналауга шәһәргә алып барырга мәҗбүр булды.

Аэропорт поселогында яшәүчеләр республика Башлыгына яңа медицина кабинеты ачу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Радий Хәбиров биредә пациентларны кабул итүне яңадан тергезү бурычы куйган. Модульле корылма төзү турында карар кабул ителә. Проект буенча, анда өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары участоклары урнаша.

Төзелеш эшләре агымдагы елның җәендә барды. Модульле корылманы төзү чыгымнарын "Уфа" халыкара аэропорты үз өстенә алды.

2нче балалар дәваханәсе участогында табиб-педиатр тарафыннан пациентларны кабул итү, медицина процедуралары, прививкалар календаре нигезендә балаларны вакциналау узачак. Моның өчен бинада барлык кирәкле медицина җиһазлары да бар.

 
Фото:srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: