+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәзер Яңа Уртайда да яңа ФАП эшли!

Элек Яңа Уртайлыларга медицина ярдәме алу өчен күрше Иске Баеш авылына (ул 12 км ераклыкта урнашкан), яки Дүртөйле шәһәренә барырга туры килә иде. Яңа Уртайда фельдшер-акушерлык пунктын пандемия елында ачу бик урынлы булды.  

Хәзер Яңа Уртайда да яңа ФАП эшли!
Хәзер Яңа Уртайда да яңа ФАП эшли!

Модульле бина «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән. Көн саен дүшәмбедән шимбәгә кадәр биредә фельдшер Илгиз Динисламов кабул итә. Хәзер Яңа Уртайлылар һәм якын-тирә авыл халкы ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә ала. Биредә кан алу процедуралары үткәрәләр, инъекцияләр, прививкалар ясыйлар, ЭКГлар уза. ФАП базасында терапевт табибының планлы чыгулары, тар белгечләрнең кабул итүе дә оештырыла.

Бүген, авыллардан чыкмыйча, халык коронавирус инфекциясенә каршы прививка да ясата ала. Авыл халкы өчен медицина ярдәме үтемлерәк була бара.

Тагын бер яхшы яңалык: медпунктка су белән тәэмин итү үткәрелде, аны үзәк коммуникацияләргә тоташтырдылар, су бүлү эшләре башкарылды.

- Бу мәсьәләдә «Атайсал» проекты кысаларында безнең авыл территориясендә урнашкан «Россия» токымчылык заводы җәмгыяте агропредприятиесе зур ярдәм күрсәтте. Җитәкче Рәфил Гомәров һәрвакыт кече Ватаны өчен җан атып, барлык башлангычларда да ярдәм итеп тора. Аңа бирелгән техника һәм башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез, - ди Дүртөйле районының Иске Баеш авыл Советы башлыгы Илдус Хәмиев.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: