+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Приютовода поликлиника модернизацияләнә

Приютово поселогында поликлиниканы модернизацияләү дәвам итә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла һәм финанслана.

Приютовода поликлиника модернизацияләнә
Приютовода поликлиника модернизацияләнә

Приютово поселогында поликлиниканы модернизацияләү дәвам итә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла һәм финанслана.

Атна ахырына кадәр эчке эшләр башланачак - диварларны, түшәмне, идәннәрне тәртипкә китерәчәкләр, барлык иске ишекләрне алыштырачаклар.

Сәламәтлек саклау министрлыгына медучреждениене заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә гаризалар бирелгән.

"Хәзерге вакытта электрүткәргечләрне алмаштыру тәмамланган, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын яңарту буенча йомгаклау эшләре бара. Җылыту системасын ремонтлау 40 процентка үтәлеш стадиясендә, - ди Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.

Фото: proural.info

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: