-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Юл тыгыннары бетәргә тиеш”

Уфада Агыйдел аша күпер төзелеше тәмамлана. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агенлыгы хәбәр итә.  

“Юл тыгыннары бетәргә тиеш”
“Юл тыгыннары бетәргә тиеш”

Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 23 октябрьдән һәм дүрт көн дәвамында, конструкцияләрнең барлык нормаларга туры килүен ачыклау өчен, тикшерү һәм кабул итү сынаулары үткәреләчәк, шулай ук корылманы проект параметрларына ярашлы эксплуатацияләү мөмкинлегенә бәя биреләчәк.

"Яңа күпер Уфа халкы өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә мөһим объект булып тора. Урам-юл челтәренең әлеге юнәлешенә йөкләнеш зур, бигрәк тә пик сәгатьләрендә. Бүгенге көндә гамәлдә булган ике күпердән тәүлегенә 125 меңгә якын автомобиль уза. Яңа күперне файдалануга тапшырганнан соң, шәһәргә Көньяк керү юлы бушаячак һәм халык юл тыгыннарыннан арыначак», - дип аңлаттылар шәһәр мэриясендә.

Статистик сынаулар өчен һәрберсе 35 тоннага якын тулы авырлыгы булган өч күчәрле 12 автоүзбушаткыч җәлеп ителә. Барлык автомобильләр моның алдыннан мәҗбүри үлчәнә. Бер үк вакытта күпер корылмасында булган сынау йөкләнешенең максималь күләме 420 тонна тәшкил итә.

Динамик сынаулар да үткәреләчәк. Күперне сынау нәтиҗәләре буенча бәяләмә, фәнни-техник исәпләүләр һәм корылманың паспорты заказ бирүчегә тапшырыла.

Шәһәр хакимиятендә объектның «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелүен искә төшерделәр. Аның гомум озынлыгы 688,8 метр тәшкил итә. Аның буенча шәһәрдән чыгу ягына өч полосалы бер яклы хәрәкәт оештырылачак.

Фото: Валерий Шахов

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: