+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иглиндә мобиль вакциналу пункты эшли

14 октябрьдән Иглин районы халкына уңайлы булсын өчен УралСиб банкы каршындагы мәйданда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында алынган коронавирус инфекциясеннән вакциналау буенча мобиль ФАП эше оештырылды.

Иглиндә мобиль вакциналу пункты эшли
Иглиндә мобиль вакциналу пункты эшли

"Халык көндәлек эшләрдән читкә тайпылмыйча килә алсын өчен без вакциналауның мобиль пунктын ачтык. Ул, якшәмбедән кала, көн саен 8:30дан 14:00гә кадәр Иглин авылының кеше күп йөри торган төбәгендә, Уралсиб банкы каршында эшли", - дип шәрехләде Иглин үзәк дәваханәсе баш табибы Жанна Карунас.

Көн саен вакциналауның мобиль пункты янында халык коронавирустан прививка ясау өчен җыела башлый. Медицина хезмәткәрләре вакциналау үтәргә теләүчеләрнең температурасын, кан басымын, канда кислород сатурациясен тикшерә. Вакцина кадатырга теләүчеләр сорауларга җавап бирә һәм килешүне имзалый. Шуннан соң аларга прививка ясыйлар.

Фото: Иглин районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: