+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәктәп яңа автобуслы булды

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Борай районының Чалкак авылы урта мәктәбе директорына 16 утырту урыны булган “ГАЗ-Next” маркалы мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырды. Чара педагогларның һөнәри бәйрәме - Укытучылар көненә туры килде.

Мәктәп яңа автобуслы булды
Мәктәп яңа автобуслы булды

Автобус республика бюджеты хисабына сатып алынган. Транспорт чарасы шулай ук ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы һәм тахограф белән җиһазландырылган. Салон вентиляция һәм җылылык системасы, креслолар, хәвефсезлек каешлары белән җиһазландырылган, керү урынында - күтәрелүче баскычлар. Шулай ук балаларны озатып йөрүче өлкәннәр өчен дә урыннар каралган.

Мәктәп өчен автобусның әһәмияте бәяләп бетергесез. Балаларны дәрескә вакытында китереп җиткерү, район чараларына бару, фән олимпиадаларында, ярышларда, спартакиадаларда катнашу, музейларга, күргәзмәләргә бару. Бу сыйфатлы белем алуга юл ачарга мөмкинлек бирәчәк, укучыларның белем дәрәҗәсен киңәйтәчәк.

Фото: Борай районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: