-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәт булып үссен!

Спорт залы балаларның спортта күрсәткән нәтиҗәләрен тагын да үстерер.

Балалар сәламәт булып үссен!
Балалар сәламәт булып үссен!
“Демография” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары кысаларында Мәчетле районының Яңа Мәчетле мәктәбендә спортзалга капиталь ремонт эшләре башкарылды. Идәннәр һәм тәрәзәләр тулысынча алыштырылган. Башкарылган эшләрнең гомум суммасы - 740 мең сумнан артык.

Мәктәп коллективы уку йортында барлыкка килгән матди база ярдәмендә укучыларның спорт казанышлары күпкә югарырак булачак, дип ышана.

«Без барыбыз да - педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр - мәктәп өчен зур шатлык һәм канәгатьләнү хисе кичерәбез. Быелгы уку елында капиталь төзекләндерелгән спорт залының ачылуы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлек бирә. Мәктәп укучыларының сәламәтлеге турында кайгырту һәрвакыт өстенлекле булыр дип ышанам”, - дип горурланып билгеләп үтә мәктәп директоры Зөлфия Сәхәветдинова.

Яңартылган спорт залын ачу - укучыларның сәламәтлеген һәм ялын яхшырту өчен бик яхшы мөмкинлек. Биредә физкультура дәресләре генә түгел, авыл, район ярышлары да үткәреләчәк.

Фото: gtrk.tv

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: