+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алмалыкта хәзер якты

Урамнарны яктырту – авыл җирендә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Әлбәттә, алар планга ярашлы хәл ителә бара.

Алмалыкта хәзер якты
Алмалыкта хәзер якты
Менә Кырмыскалы районының Алмалык авылы халкын да бу мәсьәлә күптән борчый иде. Чөнки караңгыда эштән кайту яки яктыртылмаган урамнан балаларга мәктәпкә бару уңайсыз гына түгел, хәвефле дә. Шуңа да авыл халкы бу проблеманы хәл итүдә дилбегәне үз кулларына алды. Авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашуга документлар тапшырды һәм аларга уңыш елмайды.
Берничә көн элек кенә Алмалык авылының Бакча һәм Яшьләр урамнарындагы баганаларга заманча яктырткычлар кую эше тәмамланды. Хәзер кичке һәм төнге вакытта да урамнар ялт итеп тора.
Әйткәндәй, Бозаяз авыл биләмәсе Урындагы башлангычларга ярдәм программасында тәү тапкыр гына катнашымый. Бу Программа ярдәмендә 2019 елда Бозаяз авыл Мәдәният йорты бинасының фасадына капиталь ремонт ясалды, узган елда Бозаязбаш авылының Урман урамын яктырту мәсьәләсе хәл ителде. Менә быел Алмалык авылы урамнарына да яктылык килде.
Ә гомумән алганда, бу конкурста быел район буенча дүрт проект җиңеп чыкты. Алмалык авылындагы яктырту системасына капиталь ремонт үткәрү – шуларның берсе.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: