+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сакчыл җитештерүгә өйрәнергә кирәк

Бу җәһәттән берничә юнәлеш буенча эш җәелдерелгән.

Сакчыл җитештерүгә өйрәнергә кирәк
Сакчыл җитештерүгә өйрәнергә кирәк

16 кешедән торган төбәк командасы республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы, Хөкүмәтнең төбәк проект офисы, шулай ук сәнәгать, төзелеш, транспорт, сәүдә, авыл хуҗалыгы өлкәсе предприятиеләрен алып баручы тармак министрлыклары вәкилләрен үз эченә ала, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәтү уза. Укуларны хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге (ФЦК) тренерлары үткәрә.

- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарма хакимият органнары хезмәткәрләрен сакчыл җитештерү күнекмәләренә өйрәтү буенча махсус программа эшләнде. Тренинг планлаштыру һәм администрацияләү, персонал һәм ресурслар белән идарә итү, ярдәмче функцияләр һәм процесслар оештыруны камилләштерүгә юнәлтелгән. Катнашучылар яхшырту, карталаштыру, 5С системасы, үзгәрешләр белән идарә итү кебек сакчыл җитештерү инструментларын караячак, шулай ук проблемаларны хәл итү методикасын өйрәнәчәк. Офис процесслар фабрикасы буенча кейс аерым тәкъдир ителәчәк, - дип сөйләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Мәсәлән, яхшырту буенча проектларны гамәлгә ашыру - административ процессларны камилләштерүче чараларны эшләүнең һәм гамәлгә кертүнең методикасы. Әлеге методиканы куллану клиентның һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең канәгатьләнү дәрәҗәсен процессларның агымдагы торышын анализлау, югалтуларны ачыклау һәм бетерү, кыйммәтләр булдыру ташкынының яшерен ресурсларын җәлеп итү исәбенә оешмада күтәрү мөмкинлеге бирә.

Фото: yurga72.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: