+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Туроператорлар субсидия алачак

Республикада "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.

Туроператорлар субсидия алачак
Туроператорлар субсидия алачак

Башкортстан Хөкүмәте утырышында 2021 елда туроператорларны субсидияләү мәсьәләсе каралды, ул эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә юнәлтелгән.
– Туроператорларга дәүләт ярдәме туристлык эшчәнлеген дәүләт дәрәҗәсендә җайга салу принципларының берсе булып тора, - диде Премьер-министр Андрей Назаров. – 2021 елда республика Хөкүмәте кризиска каршы чараларның өченче пакеты кысаларында эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә, шул исәптән геопаркларда, глэмпингтлар, этно-комплекслар булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән туристлык индустриясенә ярдәм итүнең аерым чараларын раслады инде.
Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова сүзләренә караганда, республика хакимиятләренең чит ил туризмына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча яңа адымы туроператорларга чыгымнарның бер өлешен каплауга өстәмә субсидияләр бирүне күз уңында тота.
– Субсидия күләме туристларның республика территориясендә урнашкан кунакханәләрдә яки махсуслаштырылган урыннарда булуына бәйле рәвештә билгеләнә, - дип аңлатты Эльмира Туканова. – Әйтик, әгәр турист 1-4 төн яшәсә, туроператор һәр җәлеп ителгән турист өчен 1000 сум алачак, ә турист 5 төнгә яки а6ан күбрәккә калса, 2500 сумнан артыграк була.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: