+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Салаватта спортчылар өчен уңайлы шартлар тудырыла

Салават спорт мәктәбе «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектында катнаша.

Салаватта спортчылар өчен уңайлы шартлар тудырыла
Салаватта спортчылар өчен уңайлы шартлар тудырыла
Шуның нәтиҗәсендә мәгариф учреждениесенә даими рәвештә яңа җиһазлар кайтарыла, бу спортчыларны әзерләү өчен матди-техник базаны яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Спорт мәктәбенең өлкән инструкторы Елена Лобастова сүзләренә караганда, быел учреждениегә 868 мең сум бүлеп бирелгән. Бу акчаларга спортның дүрт төре өчен җиһазлар сатып алынган: алар - дзю-до, грек-рим көрәше, гандбол һәм җиңел атлетика. "Акча Башкортстан җыелма командаларында катнашучылар санына карап бүлеп бирелде", - дип билгеләп үтте инструктор.

Спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры Салават Исхаков яңа җиһазларның шәһәр җыелма командасы әгъзалары ярышларына чыгу өчен файдаланылачагын билгеләп үтте.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: