+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфаның «Дулкын» паркында амфитеатр төзелеше тәмамланды

Бу хакта социаль челтәрләрдә Уфаның Ленин районы башлыгы Олег Котов хәбәр итте.

Уфаның «Дулкын» паркында амфитеатр төзелеше тәмамланды
Уфаның «Дулкын» паркында амфитеатр төзелеше тәмамланды
Шуны искәртик: паркны төзекләндерү Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Шушы көннәрдә Уфаның «Дулкын» паркында амфитеатр төзелеше тәмамланды. Экспертлар һәм район хакимияте вәкилләре объектны кабул итте.

"Өстән амфитеатрга карап чиксез сокланырга мөмкин. Миңа бик ошый, ә сезгә? - дип яза Олег Котов "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә. - Җәй көне яшел чор башлану белән тагын да матуррак булыр дип ышанам."

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: паркны төзекләндерү дәвам итә. Әлеге вакытта күл янында эшләр алып барыла.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: