-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йорт ишегаллары күркәмләнә!

«Эшлекле гамәлләр» проекты ярдәмендә Уфаның Шәфиев урамы, 12 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдында резина өслекле балалар мәйданчыгы урнаштырылды.

Йорт ишегаллары күркәмләнә!
Йорт ишегаллары күркәмләнә!
Уен модульләре классик стандартлар буенча стилистика-новаторлык алымнарын исәпкә алып эшләнгән. Мәгълүм булуынча, "Эшлекле гамәлләр" проектының төп принцибы - уңайлылык һәм хәвефсезлек.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: быел гына да «Эшлекле гамәлләр» проекты кысаларында шәһәрнең Октябрь районында 7 спорт һәм балалар өчен уен җиһазлары комплексы урнаштырылган.

Соңгы елларда Уфа ишегаллары инфраструктурасы берничә проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә күзгә күренеп үзгәрде. Шул ук вакытта, алар "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек тә бирә.

Фото: ufacity.info сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: