+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балаларга - шатлыкка!

Уфаның тарихи үзәгендә яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Демография” гомудәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылачак.

Уфа шәһәре хакимияте Ленин районындагы Солтанов, Чернышевский, Гафури һәм Свердлов урамнары белән чикләнгән мәйданны планлаштыру һәм җир тикшерү планнарын хуплады.

Башкала мэры Сергей Греков кул куйган тиешле указ шәһәр хакимияте сайтында бастырылган.Бүленәчәк җирнең гомум мәйданы - 8,37 гектар. Документ нигезендә фаразланган мәйданда административ биналар, югары спорт осталыгы мәктәбе, күпфатирлы йортлар һәм төзелә торган күпкатлы биналар бар.

Шушы дүрт урам киселешендәге квартал шәһәр мэриясе тарафыннан яңа балалар бакчасы төзелеше өчен алыначак. Шунда ук ​​бассейнлы фитнес үзәк һәм җир асты парковкасы төзү планлаштырыла.

Фото: Башинформ

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: