+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Күңел өчен шөгыль” проекты тормышка ашырыла

Агымдагы елның август аенда Кырмыскалы районының Иске Муса авыл биләмәсе хакимияте һәм китапханә белән берлектә уйланган проекты республика дәрәҗәсендәге грантка ия булды.

“Күңел өчен шөгыль” проекты тормышка ашырыла
“Күңел өчен шөгыль” проекты тормышка ашырыла
Әлеге авыл биләмәсендә инвалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле өлкәннәр, иҗади потенциалны файдалы эшкә җигәргә, буш вакытларын файдалы үткәрергә теләүчеләр күп яши. Авыл җирлегендә спорт секцияләре һәм бию түгәрәкләре эшләп килсә дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр спортның, биюләрнең актив төрләре белән шөгыльләнә алмый, аралашу даирәсе дә әллә ни киң түгел. Халыкның әлеге категориясен социаль адаптацияләү максатында авылда "Күңел өчен шөгыль" социаль проекты гамәлгә ашырыла башлады, аның чикләрендә проектта катнашучыларга үзләрен яңа һөнәрдә сынап карау өчен шартлар тудырылды. Әлеге проект гончар (чүлмәкче) эшенә өйрәтүне күздә тота. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр үз сәләтләрен, хис-кичерешләрен белдерү ысулын табачак, җәмгыятьнең ярдәмен тоячак.
Балчыктан әвәләү балаларның вак моторикасын үстерә, яшьләрнең фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ә өлкәннәр өчен бу шәхси гармония алу ысулы, чөнки әлеге шөгыль тынычландыра, кәефне күтәрә. Максатчан аудиториянең һәр катнашучысы үз куллары белән гади балчыктан төрле әйберләр ясап, үз эшләрен якыннарына бүләк итә алачак, күргәзмәләргә һәм сатуга да чыгарачак.
Әлеге көндә кирәкле корылмалар алынган һәм осталык дәресләре башланып тора. Идеяне тормышка ашыруда авыл халкы да ярдәм күрсәтә.

Фото: Иске Муса авыл биләмәсе хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: