+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Интернет-сайт - визит карточкасы

Башкортстанның «Минем бизнес» үзәге интернет-сайт эшләү буенча хезмәт күрсәтүгә эшкуарлардан гаризалар кабул итә.

Интернет-сайт - визит карточкасы
Интернет-сайт - визит карточкасы

Әлеге хезмәт "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

– Интернет-сайт - ул бизнесның визит карточкасы. Сыйфатлы сайт компаниянең уңай образын тудыра, клиентлар тәкъдим ителә торган хезмәтләр белән таныша, предприятиенең мөмкинлекләре турында белә ала. Коронавирус белән бәйле хәзерге хәл онлайнга күчүнең нәтиҗәле эшчәнлек алып бару һәм бизнесны үстерү ысулы икәнен ачык күрсәтте, – диде Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Белгечләр эшкуарның фирма стиле нигезендә сайтның структурасын һәм дизайнын эшләргә ярдәм итәчәк. Уйланылган контент аудиторияне җәлеп итәргә, клиентлар базасын киңәйтергә, интернет-маркетингның төрле инструментларын кертергә һәм, нәтиҗә буларак, предприятиенең сәүдә әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектта катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында теркәлергә һәм Башкортстан территориясендә эшчәнлек алып барырга кирәк.

Гаризалар 10 ноябрьгә кадәр +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез: «Минем бизнес» үзәге гомумдәүләт проекты кысаларында компания логотибын эшләү, электрон имза алу, стандартлаштыру, сертификатлаштыру, рөхсәт һәм патентлау буенча документларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтә.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Үзәк эшкуарлар өчен белем бирү чаралары уздыра. Вакыйгалар расписаниесе белән https://investrb.ru/ru/press-center/event/ инвест-порталында танышырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: