-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кушнаренко укучылары киләчәккә билет алды

Кушнаренко авылының 1нче урта мәктәбендә «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында 6-11нче сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет-2021» дигән башлангыч һөнәри юнәлеш бирү дәресләре узды.

Кушнаренко укучылары киләчәккә билет алды
Кушнаренко укучылары киләчәккә билет алды

Ачык дәресләр 8нче һәм 10нчы сыйныфларда "Үсеш ноктасы" үзәгенең проект эшчәнлеге кабинетында узды. Дәресләрне үткәрү өчен материаллар Мәскәү шәһәренең федераль экспертлары тарафыннан әзерләнгән. Дәресләр башланганчы педагог-навигаторлар Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү дәресен үткәрү буенча вебинарларда, онлайн-консультацияләрдә катнашты, сценарий планы белән танышты.

8нче сыйныфта дәресне урыс теле укытучысы Л. Солтанова үткәрде. Балалар тәкъдим ителгән видеофрагментлар турында актив фикер алышты, "тере" диалогта кейслар чиште һәм анкеталар тутырды.

10нчы сыйныфта биология укытучысы А. Гыйзетдинова онлайн-дәрес күрсәтте. Микротөркемнәрдә команда эше укучыларның һөнәри юнәлешләренә булган кызыксынуларын һәм сәләтләрен исәпкә алып оештырылды. "Профессионал портреты" биремен үтәү, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә профессионаллар белән интервью карау һәм "Һөнәр сайлыйбыз" классы белән эшлекле уен төркемнәрдә эшнең төп трендлары һәм формалары булды.

Фото: ru.depositphotos.com

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: