+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Түбән Әврездә сәламәтлек артыннан йөгерделәр

Әлшәй районының Түбән Әврез авылында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылган авыл мәдәният йорты ачылды.

Түбән Әврездә сәламәтлек артыннан йөгерделәр
Түбән Әврездә сәламәтлек артыннан йөгерделәр

Мәдәният йорты территориясендә Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы уңаеннан "Сәламәтлек артыннан, алга!" спорт уены узды.

Ярышта ике команда катнашты, алар төрле уеннарда көч сынашты: туп белән йөгерде, боҗра белән көч сынашты, аркан тартышты һ.б.

Һава торышы салкын булуга карамастан, барлык катнашучылар да канәгать калды һәм истәлекле бүләкләр алды.

Фото: Әлшәй районы Мәдәният бүлеге

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: