Күптән түгел Сочи шәһәрендә “Росавтодор” оештырган фәнни-гамәли конференциядә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру һәм илнең автомобиль юлларының төп автомагистральләре челтәрен формалаштыруда аның роле турында фикер алыштылар. “Росавтодор” җитәкчесе Роман Новиков, COVID-19 таралу һәм чикләү чаралары кертү белән бәйле хәлгә карамастан, Русиядә юл төзелеше күләмнәрен арттыруга ирешелде, дип билгеләде.
– “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның ике елы эчендә күләмле эшләр башкарылды. Һәм алар, нигездә, инде гамәлдә булган автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән. Ике ел эчендә төбәкләрдә 32 мең чакрым юлны норматив хәлгә китерә алдык. Агымдагы елда тагын 16,5 мең километрны норматив хәлгә китерергә планлаштырабыз, өслекнең гомум мәйданы 400 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу – 56 мең футбол кыры белән чагыштырырлык, – диде “Росавтодор” федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков.
Агымдагы елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча 16,5 мең километрдан артык юлны ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла, бу – төбәк һәм федераль трассалар участоклары, шулай ук агломерацияләрнең урам-юл челтәре. Эшләр программасына 6 меңгә якын юл объекты кертелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек югары күрсәткечләр белән билгеләнә.
Планлаштырылган эшләрнең үтәлеше, бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле файдалану, проект командасы эшен нәтиҗәле оештыру, юл төзелеше өлкәсендә иң яхшы технологияләрне куллану, юл хәрәкәте хәвефсезлегенә бәйле вәзгыять һәм аны яхшырту өчен тәгаен чаралар, шулай ук проект кысаларында башкарылган эшкә халык тарафыннан бәя бирү – төп критерийларның берсе.
– Башкортстан Республикасында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә соңгы елларда колачлы юл эш-ләре алып барыла. Әлбәттә, бу безнең өчен – җитди максатлар, һәм кеше-ләрнең өметен аклау өчен барысын да эшлибез. Проект кысаларында тормышка ашырылган объектлар арасында Воровский урамы чатында Агыйдел аша салынган яңа күперне билгеләп үтәсем килә. Шушы көннәрдә генә “Башкиравтодор” җәмгыяте күпернең асфальт-бетон өслеген салуга кереште.
Уфадагы Парк урамы, Стәрлетамактагы Октябрь проспекты, Благовещен районындагы Уфа – Бөре – Яңавыл автомобиль юлы участоклары, М-5 “Урал” – Чишмә – Аксеново – Кыргыз-Миякә һәм башка объектлар файдалануга тапшырылды. Аларның күбесе графиктан алда эшләнде, – дип ассызыклады Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Агымдагы елда безнең республикада “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр гомум озынлыгы 300 чакрымнан артык булган 237 төп объектта алып барылды. Аларга 6 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Шул исәптән, федераль бюджеттан 1,7 миллиард сум.
– Үткәрелгән ремонт сыйфатына аерым игътибар бирелә. Проект объектларында эшләр башкаруга күпбаскычлы контроль оештырылган, аны башта подрядчы оешмалар үзләре уздыра, аннары – заказчы, ә аның артыннан Федераль юл агентлыгы белгечләре дә. Ә иң җитди контроль, әлбәттә, иҗтимагый контроль – ул гражданнар, автомобиль юлларыннан файдаланучылар тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Хәзер автомобиль юлларының төп автомагистраль челтәре формалаша, һәм гомумдәүләт проекты объектларының бер өлеше аның составына керәчәк. Шуңа күрә әлеге трассаларның заманча, хәвефсез һәм сыйфатлы булуы аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте Александр Булушев.
Русиядә тизйөрешле автомагистральләр челтәрен үстерү “Росавтодор”ның фәнни-гамәли конференциясендә тикшерелгән тагын бер тема булды.
Тизйөрешле автомагистральләрнең төп челтәре – Русия Федерациясе транспорт системасының юл каркасы. Ул федераль әһәмияттәге барлык автомобиль юлларын, аерым төбәк һәм башка автомобиль юлларын, транспорт-географик критерийлар нигезендә сайлап алынган, ихтыяҗны һәм социаль әһәмияткә ия күрсәткечләрне, өстенлекләрне исәпкә алып, транспортның башка төрләрен үстерү юнәлешләрен үз эченә ала.
– Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда яңа юнәлеш, төбәкләрнең автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүдә яңа концепт – Русия Федерациясе автомобиль юлларының төп автомагистраль челтәрен формалаштыру. Әлеге проектның максаты – федераль һәм төбәк автомобиль юлларын тагы да сыйфатлырак итү. Ул Русия территориясендә транспорт ихтыяҗының барлык төп нокталарын үзара тоташтырачак бердәм транспорт каркасы төзергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Роман Новиков.
Русия Федерациясенең төп юллар челтәренә Башкортстан Республикасы тарафыннан төбәк территориясе буйлап уза торган 4 мең километр озынлыктагы 44 автомобиль юлы тәкъдим ителгән. Аларны норматив хәлгә китерү өчен федераль бюджеттан өстәмә финанслау алу планлаштырыла.
Шул ук вакытта...
Тигез, ныклы, хәвефсез!
Шушы көннәрдә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында “Башкиравтодор” 5 километр озынлыкта Булгаково – Бозаяз автомобиль юлын ремонтлауны тулысынча төгәлләде. Әлеге участокта юл полотносына нигез салу эшләре барышында салкын ресайклинг технологиясе кулланылды. Методиканың асылы түбәндәгедән гыйбарәт: гамәлдәге өслекне һәм түбәндәге материалны ваклатып, яңа кушылмалар өстәү. Нәтиҗәдә, бер катлы юл нигезе барлыкка килә, аңа соңрак яңа асфальт-бетон катламы салына.
— Юл төзелешендә яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә яңа юл полотносының ныклыгы һәм катылыгы көчәйтелә, ремонтара һәм хәтта югары интенсивлык белән дә автоюлларны эксплуатацияләү вакыты арта, — дип ассызыклады транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Кырмыскалы Юл ремонтлау-төзү идарәсе юлчылары асфальт-бетонның югары катламын җәйде, төп эшләр тәмамланганнан соң, яңа тамга салды һәм юл билгеләре урнаштырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: быел “Башкиравтодор” “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча гомум озынлыгы 50 километрдан артык булган юл челтәренең 21 участогында ремонт эшләре алып бара.
Ример НАСРЕТДИНОВ.