+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфаның "Көньяк" паркында эшләр кайчан тәмамланыр?

Республикада "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Уфаның "Көньяк" паркында эшләр кайчан тәмамланыр?
Уфаның "Көньяк" паркында эшләр кайчан тәмамланыр?

15 ноябрьгә Уфаның Киров районында яңа «Көньяк» паркын төзекләндерүнең төп өлешен төгәлләргә ниятлиләр. Аны төзүгә 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ташландык бакчалар һәм буш яткан җирләр урынында керешкәннәр. Биредә агачлар утыртканнар, су белән тәэмин итү һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләре, яктырту, видеокүзәтү һәм автоягулык системалары җиһазлары урнаштырылган, тротуар плитәсе җәелгән, кече архитектура формалары һәм сәхнә куелган.
Ял итү мәйданчыкларыннан тыш, паркта балалар өчен уен һәм спорт зоналары булдырылган, шул исәптән воркаут өчен тренажерлар да куелган. Территория периметры буенча йөгерү һәм җәяүлеләр юллары сузылган. Скверның үзәк элементларының берсе - яктыртылучы фонтан комплексы.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров паркны карап чыкты, аны кышкы чорда карап тоту планнары һәм якындагы территорияне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков билгеләп үткәнчә, җәмәгать киңлекләрен проектлаганда якын-тирәдә яшәүче кешеләрнең теләген максималь рәвештә исәпкә алганнар. Әгәр элек "Көньяк" микрорайонында ял итү һәм йөрү өчен оптималь мөмкинлекләр булмаса, хәзер яңа парк төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итә.

Уфаның Киров районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук гимнастика буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-савыктыру комплексы төзелеш мәйданчыгында булды. Гомум мәйданы 8,5 мең квадрат метр булган объектның техник әзерлеге - 90 процент.
Яңа спорт комплексында гимнастика һәм күнекмәләр заллары, конференц-зонага әверелә торган күпфункцияле хореография залы, 30 урынлы кунакханә, спортчылар, тренерлар, табиблар һәм административ персонал өчен өстәмә бүлмәләр булачак.
Объектның бәясе - 780 миллион сум, шуның 450 миллион сумы - Русия Спорт министрлыгы белән Башкортстан Хөкүмәте килешүе кысаларында федераль бюджеттан субсидия.
- Бирегә төзүчеләр белән аралашырга, Гимнастика үзәгенең техник әзерлеген карарга килдем, - диде Радий Хәбиров. - Эш акрынлап ахырына якынлаша. Күңел сөенә.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: