Бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм яңарту - әлеге федераль проектның мөһим юнәлешләренең берсе. Аның максаты - ил халкын сыйфатлы, вакытында һәм тигез дәрәҗәдә медицина ярдәме белән тәэмин итү. Төзелешне тулысынча төгәлләү агымдагы ел ахырына планлаштырыла.
Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов район үзәгенә бара алмаган авыл хезмәтчәннәре өчен шатлана, алар беренчел медицина-санитария ярдәмен хәзер шул авылларда алачак. Ә иң мөһиме - квалификацияле медицина ярдәме уңайлы һәм заманча шартларда күрсәтеләчәк.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.