-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар икмәк кадерен белеп үссен

Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Балалар модельле китапханәсендә фәһемле чара узды.

Балалар икмәк кадерен белеп үссен
Балалар икмәк кадерен белеп үссен
“Икмәк – барысына да баш” дип исемләнгән чарада Чакмагыш гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары катнашты.

Иң элек китапханәчеләр балалар белән икмәкнең әһәмияте, аңа сакчыл караш булырга тиешлеге турында әңгәмә корды. Укучылар икмәк безнең өстәлдә урын алсын өчен никадәр хезмәт салынуы, чәчүчеләрдән алып, икмәк салучыларга кадәр күпме кешенең тир түгүе турында белде.

Аннан соң балалар табышмакларга җавап бирде, икмәк турында мәкальләрне һәм бөек кешеләрнең фикерләрен ничек аңлаулары турында сөйләде, төрле биремнәр үтәде.

Чара барышында бөек шагыйрьләрнең икмәк турында шигырьләре дә яңгырады. Балалар игътибарына икмәк турында әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр тупланган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар ни өчен икмәкне “җирдәге могҗиза” дип йөртүләре турында әңгәмәләште, нәтиҗәләр ясады.

"Икмәк – барысына да баш. Әлеге чарада без балаларга моның асылын төшендерергә тырыштык”, - дип ассызыклады баш китапханәче Алсу Гәрәева.

Билгеле булуынча, Чакмагыш районында Балалар модельле китапханәсе Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылды.

 
 
Фото:srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: