+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Безнең төп максатыбыз - Мәчетле районындагы кебек паркларның мөмкин кадәр күбрәк булуы..."

Мәчетле районында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында «Көньяк» бистәсенең Ял һәм мәдәният паркын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

"Безнең төп максатыбыз - Мәчетле районындагы кебек паркларның мөмкин кадәр күбрәк булуы..."
"Безнең төп максатыбыз - Мәчетле районындагы кебек паркларның мөмкин кадәр күбрәк булуы..."
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

"Безнең төп максатыбыз - Мәчетле районындагы кебек паркларның мөмкин кадәр күбрәк булуы. Коляскалы әниләр паркта тыныч кына йөри алсын өчен. Егетләр урамда йөрмәсеннәр, ә спорт җиһазларында уйнасыннар, өлкәннәргә ял итү өчен уңайлы зоналары булсын...

Иң мөһиме - аларны халык фикерен искә алып төзекләндерү. Аларга нәрсә ошавын, биредә нәрсә күрергә теләвен белергә кирәк.

P. S. Фоторәсемнәр иртән үк ясалган, шуңа күрә анда кешеләр юк. Гадәттә, биредә кешеләр күп", дип язган ул.

Районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында елдан-ел яңа, заманча һәм актуаль объектлар барлыкка килә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: