+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кушнаренкода “Яшә, авыл!” бәйрәме гөрләде

Күңелле чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектына ярашлы "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында оештырылды.

Кушнаренкода “Яшә, авыл!” бәйрәме гөрләде
Кушнаренкода “Яшә, авыл!” бәйрәме гөрләде
Кушнаренко районында "Яшә, авыл!" бәйрәме үтте. Чара Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проектына ярашлы "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында Топорниннар утары территориясендә оештырылды.


Бәйрәм кунаклары эчтәлекле концерт карады. Бай ярминкә, казакларның кылыч белән чыгышы, корал белән эш итү буенча осталык дәресе, музыка мәктәбе укытучыларының иҗади осталык дәресләре һәм тәм-том белән чәй эчү – барысы да кызыклы, эчтәлекле булды.


Чарада катнашучылар һәм кунаклар авылның тарихы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белде. Бу хакта районның Туган якны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хәмитова сөйләде.


Бәйрәмдә “Яшә, авыл!” проектына йомгак ясалды. Актив катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
 


Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: