-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Салаватта яр буе күркәмләнә

Башкортстанның Салават шәһәрендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Агыйдел елгасы буе күркәмләндерелә.

Салаватта яр буе күркәмләнә
Салаватта яр буе күркәмләнә

Шәһәрнең яр буе матур үзгәрешләр кичерә. Суга якын урнашкан стритфуд зонасында 4 павильон төзелгән, аларның өчесендә туклану нокталары урнаштырылачак. Павильоннарда барлык коммуникацияләр: су белән тәэмин итү, канализация, электр үткәрелгән. Стритфуд зонасы шәһәрлеләрнең уңайлы ялы өчен түбә белән ябылачак. Дүртенче павильонда санузел җиһазландырылачак.

Газонны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Газон өслеге рулоннары үз сәгатен көтә.

Тагын бер мөһим һәм зур эш участогы — променад зонасы. Ул ике параллель юлдан тора: бетон һәм металл. Бетон юл шомартылган. Подрядчы сүзләренә караганда, бетонга мәрмәр валчыгы өстәлгән, ул шлифовкадан соң күренәчәк һәм матур төс белән фактура бирәчәк. Параллель рәвештә металл өслек монтажлана.

Яр буен реконструкцияләү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» муниципаль программасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Фото: bash.news

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: