-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңавылда яңа ФАПлар төзелә

Яңавыл районының берничә торак пунктында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү дәвам итә.  

Яңавылда яңа ФАПлар төзелә
Яңавылда яңа ФАПлар төзелә

«Быел модульле объектларны алты торак пунктта — Айбүләк, Иткинәй, Андреевка, Каймашабаш, Әхтияле, Татар Урадасында урнаштыру планлаштырыла», — ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Тимур Мадъяров.

Айбүләк һәм Иткинәй авылларында ФАПлар инде монтажланган. Беренче авылда 341 кеше медицина ярдәме алачак, шуларның 65е — балалар. Иткинәй ФАПына караучы халык саны 800дән артык кеше тәшкил итә, аларның 126сы — 65 яшьтән өлкәнрәк, 112 се — балалар.

Барлык ФАПлар да «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында заманча таләпләр буенча төзелә, аларда медицина ярдәме алу һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Ел ахырына кадәр республикада модульле 73 ФАП урнаштыру планлаштырылган. Бу максатларга федераль бюджеттан бүлеп бирелгән 225,7 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшеренүләрен оештыруны күздә тота. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: bash.news

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: