-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юл йөрү хәвефсез һәм уңайлы булсын!

Башкортстанның Краснокама һәм Калтасы районнарында 15 километр озынлыкта Дүртөйле — Нефтекама юлы участогы быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланды.  

Юл йөрү хәвефсез һәм уңайлы булсын!
Юл йөрү хәвефсез һәм уңайлы булсын!

“Башкарылган ремонтларның сыйфатына аерым игътибар бирелә, гомумдәүләт проекты объектларында эшләрне башта - подрядчы оешмалар, аннары - заказчы, аннан соң Федераль юл агентлыгы белгечләре тикшерә торган күпбаскычлы контроль оештырылган", — ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Краснокама районында Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсе («Башкиравтодор» филиалы) 3 километр озынлыктагы Дүртөйле — Нефтекама юлы участогын норматив хәлгә китерде. Автомобиль юлы участогын яңарту эшләре җәйге вакытта башкарылды. Шундый ук эшләр Калтасы районында 12 километр озынлыктагы участокта башкарылган.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты ил юлларын уңайлы һәм куркынычсыз итәргә тиеш. Гомумдәүләт проектның төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләрне 2030 елга 3,5 тапкыр, 100 мең кешегә 4 һәлакәткә кадәр киметү.

Фото: bash.news

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: