«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт программасы нигезендә һәм Кушнаренко районының Мәмәк авылында беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру максатларында фельдшер-акушерлык пункты урнаштыру буенча монтажлау эшләре алып барыла.
- Фельдшер-акушерлык пунктында авылның 346 кешесенә, шул исәптән 73 балага хезмәт күрсәтеләчәк, - ди Кушнаренко районы дәваханәсе баш табибы Илдар Бакаев.
- ФАПта “Авыл фельдшеры” программасында катнашучы, югары категорияле фельдшер Минзәлә Муллагилдина эшләячәк. ФАПны ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар һәм медикаментлар белән тулысынча җиһазландырачаклар. Кушнаренко районы территориясендә быел өч фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.
Чиратта Солтанай һәм Якуп авылларында модульле конструкцияләр монтажлау.