-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Алтын битлек" премиясенә номинантлар Башкортстаннан да тәкъдим ителде

«Алтын битлек» Русия театраль премиясе ел номинантларын игълан итте. Беренче тапкыр Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрын экспертлар берьюлы 6 номинациядә игълан итте.

Дирижер эше өчен - Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры Артем Макаров, Елизавета Корнеева - режиссер эше өчен. Автор Владимир Мартынов - композитор эше номинациясендә, рәссам эше өчен - Екатерина Агений һәм Лиана Макарян, ә Ирина Вторникова яктылык буенча рәссам эше өчен тәкъдим ителделәр.

Исегезгә төшерәбез, 5-6 мартта Башкортстан опера һәм балет театры «Vita Nuova» — «Новая жизнь» операсы премьерасын тәкъдим итте. Театрның яңа эше музыкаль җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Бу республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарылуының бер мисалы булып тора.

Фото: https://culture.bashkortostan.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: