-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәүләкәндә шикәр чөгендере мул уңыш бирде

Дәүләкән районы аграрийлары басулардан шикәр чөгендерен чыгаруны төгәлләде, дип билгеләп үттеләр муниципалитетның авыл хуҗалыгы бүлегендә.

Дәүләкәндә шикәр чөгендере мул уңыш бирде
Дәүләкәндә шикәр чөгендере мул уңыш бирде


Районның чөгендер игүче алты хуҗалыгы, 53,4 мең тонна татлы тамыр җыеп, заводка озатты. Дәүләкән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чөгендернең уртача уңышы - һәр гектардан 284 центнер, ә шикәрлелек - 20 процентка якын.

«Регионагро» компаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, анда һәр гектардан 465 центнер татлы тамыр җыелды. Бу - республикада "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының гамәлгә нәтиҗәле ашырылуының бер дәлиле.

Бүген дәүләкәнлеләр 2022 елга планнар кора һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен ике тапкыр арттырырга исәплиләр.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: