+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Җиңү чыршысы" халыкара конкурсында катнашырга чакыралар

Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында бәйгеләр даими үткәрелеп килә.

"Җиңү чыршысы" халыкара конкурсында катнашырга чакыралар
"Җиңү чыршысы" халыкара конкурсында катнашырга чакыралар

Шундыйларның берсендә Башкортстан халкына Яңа ел открыткалары авторлары булырга тәкъдим итәләр.

"Җиңү чыршысы" халыкара конкурсында катнашучылар коллекцион Яңа ел открыткалары авторлары була ала. Иҗади ярышны Җиңү музее, Русия почтасы һәм Оксана Федорованың Хәйрия фонды башлап җибәрделәр.
6 яшьтән өлкәнрәк рәссамнарга Җиңүнең чираттагы еллыгын каршылауга әзерлек темасына сурәт ясарга тәкъдим итәләр.

Катнашучылар аларда сугыш елларында чыршыны ничек бизәлүен, үз куллары белән чыршы уенчыкларын ничек ясауларын һәм Яңа елга нәрсә бүләк итүләрен чагылдырырга тиеш. Әлбәттә, картинада "Җиңү чыршысы"ның үзе дә булуы мотоак.

Сурәтләр шул вакытка туры килергә һәм бәйрәмгә әзерлек атмосферасын тапшырырга тиеш. Рәсемнәр әби-бабайларның сөйләүләре нигезендә, яки гаилә архивларыннан алынган фоторәсемнәр буенча ясалырга мөмкин. Әгәр открытка нигезенә гаилә тарихы ятса, конкурсант рәсемгә әлеге вакыйга турындагы хикәятне өсти ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Җиңү музее сайтында урнаштырылган https://victorymuseum.ru/online-programs/competition/mezhdunarodnyy-konkurs-risunkov-narisuy-yelku-pobedy

Фото: https://culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: