+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанның ике районында заманча кинозаллар ачылачак

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанның ике районында тиздән заманча кинозаллар эшли башлаячак.

Башкортстанның ике районында заманча кинозаллар ачылачак
Башкортстанның ике районында заманча кинозаллар ачылачак

Әйтик, 25 ноябрьдә Языково авылында, район мәдәният сараенда заманча «Звездный» кинозалы ачылачак. Бүген биредә заманча җиһазлар урнаштыру буенча соңгы эшләр бара.

"6,5 х 3 метрлы экран эленгән инде, анда 3D-эффектлы фильмнар карарга мөмкин булачак, колонкалар урнаштырылган. Экранның сыйфаты шәһәр кинотеатрлары экраннарыннан калышмый, - дип ассызыкладылар Благовар районы хакимиятендә. - Фойеда аерым касса җиһазландырылган, анда килүчеләр компьютер экранында рәт, урын сайлый һәм ошаган фильмга билетлар сатып алалачак".

Шул ук вакытта Башкортстанның Хәйбулла районында да декабрь башында кинозал барлыкка киләчәк, анда шулай ук 3D форматындагы фильмнар карарга мөмкин булачак.

Белгечләр хәзер Акъяр тау колледжының икенче корпусында актлар залын монтажлау һәм яңадан җиһазландыру белән шөгыльләнә. Биредә 6 х 2,9 метрлы экран, лазерлы проектор җиһазлары, заманча тавыш системасы урнаштырылачак. 50 урынга исәпләнгән тамаша залында яңа, уңайлы утыргычлар барлыкка киләчәк.


Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: