+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Курчак театрына ремонт ясалачак

Башкалабыз Уфага нигез салуның 450 еллык юбилеен үткәрүгә әзерлек кысаларында Башкорт дәүләт курчак театры бинасы реконструкцияләнәчәк.

Курчак театрына ремонт ясалачак
Курчак театрына ремонт ясалачак
Проектны тормышка ашыруга 778,5 миллион сум акча бүленәчәк, шуның 250 миллион сумы – федераль, 528,5 миллион сумы республика бюджеты чыганакларыннан. Федераль финанслау “Мәдәният” гомумдәүләт проектына ярашлы җәлеп ителгән.

Башкорт дәүләт курчак театры бинасын реконструкцияләү 2022-24 елларга планлаштырылган.

1976 елда төзелгән театр бинасы моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Төзелеш ике этаптан торачак, дип планлаштырыла. Тәүдә подвал белән 4 катлы бина төзеләчәк, соңыннан театрның бинасын реконструкцияләячәкләр. Нәтиҗәдә, театрның гомум мәйданы ике тапкыр (6,5 мең кв. метрга кадәр) артачак.


Фото:bashinform.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: