-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Казаннан - алтын белән!

Күмертауның яшь спортчылары уңышлары белән сөендерә.

Казаннан - алтын белән!
Казаннан - алтын белән!

30-31 октябрьдә Казанның «Юдино» боз аренасы базасында фигуралы шуу буенча «Вираж» Кубогына квалификация ярышлары узды. Ул “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылды.

Чарада Казан, Чабаксар, Ижау, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Тольятти, Пермь, Уфа шәһәрләреннән 400дән артык спортчы катнашты. Шулай ук Күмертау шәһәреннән дә яшь спортчылар барган иде.

"Сапсан" спорт мәктәбе спортчылары, яңа гына шөгыльләнә башлауларына карамастан, яхшы гына нәтиҗәләргә иреште. Иң яшь спортчы Полина Четверговага 4 яшь, һәм ул инде «Беренче адымнар» нормативы буенча алтын медаль яулады.

Гомум зачетта "Сапсан" спорт мәктәбе фигуристлары 6 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль алып кайтты.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: