+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шәһәрләр дә, авыллар да төзекләнә

«Башкортстан ихаталары» республика программасы буенча ел азагына кадәр 140 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Шәһәрләр дә, авыллар да төзекләнә
Шәһәрләр дә, авыллар да төзекләнә
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча республикада 146 иҗтимагый территория, шулай ук 13 объект - Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсы финалчылары төзекләндерелә.

2021 елда Бәләбәй, Бөре, Туймазы, Күмертау, Межгорье һәм Стәрлетамак шәһәрләре Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру конкурсында җиңүчеләр булдылар, алар 440 миллион сумга якын акча отты.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә республиканың 75 гаиләсе торак шартларын яхшыртачак – 48 гаилә субсидия алган һәм тагын 27 гаиләгә торак биреләчәк. Моның өчен гомум бәясе 1,5 миллиард сумнан артык булган 80 объект төзергә планлаштыралар.

Башкортстанның 17 районында авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 35 проект гамәлгә ашырылды, шул исәптән 26 километрдан артык газүткәргеч һәм 44 километр суүткәргеч сузылды.

Фото:  bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: